ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Ульяновск өлкәсенең Отрада авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды

12 июль 2019, 08:22 , Фото: tatar-congress.org

Ульяновск өлкәсенең Отрада авылында Татар теле һәм мәдәнияте көне узды Сәләтле малайлар һәм кызлар татар көйләренә сусаган өлкән буын вәкилләрен моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән сөендерделәр.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Ульяновск шәһәренең Отрада авылы мәдәният йортында инде традициягә кереп баручы милли бәйрәм — Татар теле һәм мәдәнияте көне гөрләп узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә

Татар бәйрәменең концерт программасында танылган педагоглар, үз эшенең чын осталары, җыр-моңга гашыйк милләттәшләребез — Алсу Туктарова белән Ринат Сөләйманов җитәкчелек иткән «Булгар» балалар вокаль ансамбле дә катнашты.

Сәләтле малайлар һәм кызлар татар көйләренә сусаган өлкән буын вәкилләрен чәкчәк белән каршы алып, моңлы җырлары һәм дәртле биюләре белән сөендерделәр.

«Без Отрада авылы мәдәният йорты сәхнәсендә бик еш чыгыш ясыйбыз. Халык һәрвакытта да җылы кабул итә, көчле алкышларга күмеп, рәхмәт сүзләрен җиткерә», - ди «Булгар» коллективын әйдәп баручы Алсу Туктарова. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10