ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Кайбычның Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе яңа уңышны кабул итәргә әзер

12 июль 2019, 02:00 , Фото: kaibicy.ru/news/hәbәrlәr/kolagy-ashlyk-kabul-it-predpriyatiese-yaa-uyshny-kabul-itrg-zer

Кайбычның Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе яңа уңышны кабул итәргә әзер Дмитрий Яшин рәислегендәге комиссия предприятиенең барлык ашлык складларын, элеваторны, иген киптерү агрегатларын карап чыкты.

(Кайбыч, 12 июль, "Татар-информ", "Кайбыч таңнары", Мингазиз Сөнгатуллин). Республикада ашлык кабул итү предприятиеләре һәм элеваторларның быелгы уңышны кабул итәргә әзерлеген тикшерә башладылар. “Казаньзернопродукт” җәмгыятенең Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе әлеге тикшерүне уңышлы узды.

Апас районы басуларында игеннәр мул уңыш вәгъдә итә. Шуңа күрә предприятиегә урып-җыю чорында икеләтә көч куеп эшләргә туры киләчәк.

Дмитрий Яшин рәислегендәге комиссия предприятиенең барлык ашлык складларын, элеваторны, иген киптерү агрегатларын карап чыкты. Нәтиҗәдә, Колаңгы ашлык кабул итү предприятиесе 2019 елгы уңышны кабул итәргә әзер дигән актка кул куелды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10