ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Яшел Үзән районының Тау Иле авылында Сабан туе авыл мулласы вәгазеннән башланды

12 июль 2019, 03:00 , Фото: Гөлфирә Җәләлетдинова

Яшел Үзән районының Тау Иле авылында Сабан туе авыл мулласы вәгазеннән башланды Сабантуй батыры булып легендар көрәшче Мансур ага Сәлахов оныгы Даут Гайнуллин калды.

(Яшел Үзән, 12 июль, "Татар-информ", "Яшел Үзән", Алия Гаязова). Узган шимбәдә Яшел Үзән районының Тау Иле авылында Сабан туе узды. Бәйрәм авыл мулласы Хәмит хаҗи Нуруллин догаларыннан, вәгазеннән башланды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Аннан авыл үзешчәннәре концерты белән дәвам итте. Ә уеннарга килгәндә кайсында катнашасы килә: чүлмәк вату, чиләк-көянтә белән чабу, йомыркалы кашык кабып йөгерү, катыктан акча эзләү, муен белән аркан тартышу, гер күтәрү, мото-сука белән чабышу һәм башкалар. Һәр уенда халык теләп катнашты.

Хәзер авылларда атларга кытлык. Әле дә ярый күрше Күгеш авылында Гомәр абый Хәсәнов бар. Ул бизәлгән аты белән Сабан туена үзенә күрә бер ямь бирә. Быел да Тау Иле кунагы булды, әй рәхәтләнделәр дә инде бала-чага атка утырып әйләнеп. 

Әлбәттә, халык көрәшне зарыгып көтте һәм аның иң мавыктыргыч вакыты батырлар көрәше булды. Денис Зыкин, Рәмзис Заһидуллин, Айдар Әхмәтов, Даут Гайнуллин кебек районда танылган егетләр көрәше мавыктыргыч иде шул.

Баш батыр булып, Совет чоры елларының күп Сабантуйлар батыры булган, легендар көрәшче Мансур ага Сәлахов оныгы Даут Гайнуллин калды. Соңыннан батыр тәкәсен көрәшчеләр белән бүлештеләр. Монысы да үзенә күрә бер матур күренеш, яңалык булды.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10