ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Түбән Кама депутатлары өлкән буын вәкилләре өчен уңай шартлар булдырырга омтыла

12 июль 2019, 00:00 , Фото: Султан Исхаков/архив

Түбән Кама депутатлары өлкән буын вәкилләре өчен уңай шартлар булдырырга омтыла Депутатлар белән очрашуда Любовь Мишина аз керемле пенсионерлар өчен социаль туризм мәсьәләсен дә күтәрде.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Түбән Камада депутатлар Өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясе планын кабул иттеләр. Әлеге план алдагы өч елга исәпләнгән һәм үз эченә өлкән буын вәкилләре өчен эш урыннары санын арттыру, белем бирү, сәламәтлек саклау, ял итү һ.б. буенча аерым проектларны ала. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр итә.

Россия Пенсионерлар берлегенең төбәк бүлеге җитәкчесе Любовь Мишина сүзләренә караганда, Түбән Камага эш сәфәре вакытында ул биредәге гериатрия - өлкән буын вәкилләренә өстәмә медицина ярдәме күрсәтү бүлмәсен караган һәм бу эшнең безнең җирлектә үсештә булачагына ышанычын белдергән.

1 нче сырхауханәнең гериатрия бүлмәсендә яшь белгеч - Алена Петрова хезмәт куя. Кабинет эш көннәрендә ачык, белгечкә алдан язылу өчен участок терапевтына яки әлеге бүлмәдәге шәфкать туташына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шундый ук белгеч 2 нче сырхауханәдә дә кабул итә.

Депутатлар белән очрашуда Любовь Мишина аз керемле пенсионерлар өчен социаль туризм мәсьәләсен дә күтәрде. Бу юнәлештә Түбән Кама беренчеләрдән булып, эш башлап җибәрсә, моның илкүләм матур башлангыч булачагын искәртте.

Депутатлар әлеге тәкъдимне игътибарга алдылар. Алар шулай ук Түбән Камада пенсионерларның актив тормыш рәвеше алып баруы, үз проектларын, теләк-тәкъдимнәрен җиткереп торулары турында да сөйләделәр. Алар тәкъдиме буенча, шәһәрнең бер иҗтимагый киңлегендә бейсбол уеннары башланачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10