ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Фән һәм мәгариф

Түбән Камада иң яхшы диплом эше конкурсында җиңүчеләргә премия тапшырылачак

12 июль 2019, 09:00 , Фото: tat.e-nkama.ru/news/752/78026/

Түбән Камада иң яхшы диплом эше конкурсында җиңүчеләргә премия тапшырылачак Иң яхшы диплом эше һәм проект авторларына премия тапшырудан тыш, сайлаган белгечлекләре буенча эшкә урнашуда да ярдәм күрсәтеләчәк.

(Казан, 12 июль, "Татар-информ"). Түбән Кама муниципаль районы башлыгы премиясенә иң яхшы диплом эшен сайлау буенча конкурс үтте. 45 катнашучы арасыннан уналтысының эше югары бәяләнде, алар 3 меңнән 10 мең сумга кадәр махсус премия белән бүләкләнәчәк. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Югары һәм урта махсус белем бирү йортлары чыгарылыш курс студентларының диплом эшләре конкурсы Түбән Камада унҗиденче ел рәттән үткәрелә.

Иң яхшы диплом эше һәм проект авторларына премия тапшырудан тыш, сайлаган белгечлекләре буенча эшкә урнашуда да ярдәм күрсәтеләчәк.

Һәрбер катнашучы үз фәнни эше буенча алдан эксперт бәясен үткән.

"Гуманитар профиль буенча белем алучылар педагогика һәм психология мәсьәләләрен өйрәнделәр, Түбән Кама предприятиеләренең икътисадый нәтиҗәлелеген арттыру, законнарны камилләштерү, сәламәтлекне саклау буенча чаралар тәкъдим иттеләр", - ди яшьләр эшләре идарәсе белгече Филиция Габдуллина.

Технологик профиль буенча белем алучылар нефть химиясе үсеше, автоматлаштырылган идарә һәм социаль юнәлештәге сайтлар булдыру мәсьәләләрен күтәрде. "Азык-төлек сәнәгате һәм экологиягә кагылышлы темалар тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты", - ди Филиция Габдуллина.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10