ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә яңа төр хезмәт күрсәтә башладылар

11 июль 2019, 19:57

Татарстанлылар салым түләнә торган объектның юкка чыгуы турында гариза яза алачак.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Бүгеннән башлап Татарстанның күп функцияле үзәкләрендә яңа төр хезмәт күрсәтелә башлады. Татарстанлылар салым түләнә торган объектның юкка чыгуы турында гариза бирә алачак. Бу хакта мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Күчемсез милек буенча дәүләт реестрына үзгәрешләр кертелгәнче, милек өчен салымны хуҗа түли иде.

Яңа төзәтмәләр буенча салым органы гражданиннан салым объектының юкка чыгуы турында гариза алып, салым түләүне туктата ала. Бу хезмәтне алу өчен салым түләүче тиешле документларны тапшырырга тиеш. Болар: тикшерү акты, бәла-каза аркасында объектның юкка чыгуы турында җирле администрациядән белешмә, дәүләт янгын күзәтчелеге органнарыннан белешмә һәм башка кирәкле документлар.

Гариза язганнан соң 15 көн эчендә әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә. Салым объекты юкка чыккан айның 1 көненнән салым түләү туктатыла.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10