ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Төп яңалыклар

11 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар

11 июль 2019, 21:00

11 июльнең төп вакыйгалары - фото һәм сылтамалар Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде, Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларыннан китә, синоптиклар яшенле яңгыр турында кисәтә.

Фәрит Мөхәммәтшин «Visit Tatarstan» күргәзмәсенә бәя бирде / Дәүләт Советы депутатларына рәсми туристик брендының сувенир продукциясе тәкъдим ителде.

Фәрит Мөхәммәтшин «Visit Tatarstan» күргәзмәсенә бәя бирде

Әхмәт Садыйк Доган: Казанда Төркиянең икенче мәдәни үзәген ачарга телибез / Мәскәүдә Төркиянең Россиядәге бердәнбер мәдәни үзәге урнашкан.

Әхмәт Садыйк Доган: Казанда Төркиянең икенче мәдәни үзәген ачарга телибез

Татарстанда сентябрьнең беренче шимбәсендә Бакчачы көне билгеләп үтелә башлаячак / Дәүләт Советы депутатлары депутат Валерий Власов тәкъдимен хуплады.

Татарстанда сентябрьнең беренче шимбәсендә Бакчачы көне билгеләп үтелә башлаячак

Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларыннан китә / Әхмәт Садыйк Доган бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларыннан китә

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде / Казанда корбан чалу 19 мәйданчыкта башкарылачак.

Татарстанда корбан чалу урыннары билгеләнде

Биология фәннәре докторы бал кортлары үлүенең төп сәбәбен атады / Умартачылар еш кына кырларның агулы химикатлар белән эшкәртелүе турындагы мәгълүматны вакытында алмый, дип искәртте биология фәннәре докторы.

Биология фәннәре докторы бал кортлары үлүенең төп сәбәбен атады

Казан фотография мәктәбенә нигез салучыларның берсе Юрий Филимонов вафат / Мәрхүмне соңгы юлга озату 12 июльдә, 10:00 сәгатьтә Королев урамы, 67 йорт адресы буенча булачак.

Казан фотография мәктәбенә нигез салучыларның берсе Юрий Филимонов вафат

«Казанские ведомости» баш мөхәрриренә «Тынычлык розасы» алтын медале тапшырылды / Россия Журналистлар берлеге сәркатибе Роман Серебряный Венера Абдулла кызына «Россия Журналистлар берлегенә 100 ел» медален бүләк итте.

«Казанские ведомости» баш мөхәрриренә «Тынычлык розасы» алтын медале тапшырылды

Татарстанда җил иң күп искән район исеме билгеле / Республикада иң куәтле җил паркы Кама Тамагы районында урнаштырылырга мөмкин.

Татарстанда җил иң күп искән район исеме билгеле


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10