ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда Президент академиясенең VIII Халыкара җәйге кампусы узачак

11 июль 2019, 20:18

Җәйге кампус Россия Президенты һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе инициативасы белән оештырылган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). 11-24 июльдә Иннополиста Президент академиясенең Халыкара җәйге кампусы узачак. Анда Россия һәм чит ил югары уку йортларыннан иң яхшы студентлар катнашачак. Бу хакта “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге хәбәр итә.

Быел кампус “Инновацияләр һәм трендлар” темасына багышланачак.

“Кампуста катнашучылар РАНХиГС ректоры Владимир Мау һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгышларын тыңлый алачак. Шулай ук яшь эшмәкәрләр, шул исәптән геймерлар өчен эшләнгән Plink.gg социаль челтәренә нигез салучы Артем Голдман, видеоинтервьюлар ярдәмендә персонал туплау буенча VCV.AI сервисына нигез салучы Арик Ахвердян, BASH Today стартапына нигез салучы Ефим Колодкин һәм GoFoods оештыручысы Андрей Редуто чыгыш ясаячак”, - диелә хәбәрдә.

Кампусның уку-укыту программасында лекцияләр, тренинглар, мастер-класслар, вебинарлар һәм интерактив дәресләр каралган. Аларны Россиянең һәм чит илнең танылган галимнәре, дәүләт эшчеләре һәм дөньякүләм дәрәҗәдә эшмәкәрләр уздырачак. Шулай ук студентлар Татарстанның һәм Казанның истәлекле урыннары белән танышачак, уеннарда һәм иҗади бәйгеләрдә катнашачак.

Җәйге кампус Россия Президенты һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе инициативасы белән оештырылган.

Программа белән http://www.campus4youth.ru/2019/summer/program.php сылтамасы аша танышырга була.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10