ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил вакытында сак булу турында искәртә

11 июль 2019, 20:33

Бүген кич һәм иртәгә республикада яшенле яңгыр һәм көчле җил булуы мөмкин.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). МЧС татарстанлыларга һава шартлары бозылганда саклану чараларын күрергә киңәш итә.

“Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча бүген кичке тугыздан соң һәм иртәгә республика территориясендә яшенле яңгырлар һәм 18 метр тизлектәге көчле җил көтелә”, - диделәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында.

Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы көчле җил, яшен һәм көчле яңгыр юлларда зур куркыныч тудыра дип кисәтә.

Һава шартлары бозылган вакытта урамда булганда, электр үткәргеч линияләре, агачлар, реклама такталары һәм витриналар янында торырга ярамый. Шулай ук йорт кәрнизләре, реклама стендлары, черек агачлар яныннан да ераграк торырга кирәк.

Юлда вакытта һава шартлары бозылса, хәрәкәт полосасын үзгәртергә, алдагы машиналарны узарга ярамый. Кисәк кенә тормозга басмаска һәм куркынычсыз тизлекне сайларга кирәк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10