ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Татарстанда авариядә бер кеше һәлак булган, ике кеше авыр хәлдә

11 июль 2019, 18:17 , Фото: инстаграм

Татарстанда авариядә бер кеше һәлак булган, ике кеше авыр хәлдә Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге биштә, М7 трассының 990нчы чакырымында булган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Татарстанда “Ока” һәм фура бәрелешү нәтиҗәсендә бер кеше һәлак булган, ике кеше авыр хәлдә. Фаҗига урыныннан кадрлар белән социаль челтәр кулланучылары бүлеште.

Юл-транспорт һәлакәте бүген иртәнге биштә, М7 трассасының 990 нчы чакрымында, Алабуга районының Костенеево авылы янында булган.

Кадрларда күренгәнчә, бәрелү нәтиҗәсендә җиңел машина юл читенә очып төшкән. Машина тулысынча изелгән.

Шаһитләр китергән мәгълүматлар буенча, авариядә бер кеше урында ук һәлак булган, тагын ике кеше авыр хәлдә хастаханәгә озатылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10