ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Нәзарәт сайтында “Корбан бәйрәме - 2019” сәхифәсе эшли башлады

11 июль 2019, 17:44 , Фото: dumrt.ru

Нәзарәт сайтында “Корбан бәйрәме - 2019” сәхифәсе эшли башлады Әлеге сәхифәдә гает намазын уку вакыты, корбан чалу урыннары, нисаб күләме һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Корбан бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Корбан бәйрәме - 2019” сәхифәсе эшли башлады. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ул сайттан файдаланучыларга гаетне үткәрү, корбан чалу, бәйрәм намазын үткәрү йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә. Аерым алганда, әлеге сәхифәдә гает намазын уку вакыты, корбан чалу урыннары, нисаб күләме һәм башкалар мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Сәхифә Корбан гаете җиткәнче эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10