ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Рөстәм Хәлимов “Татнефть”нең яңа бүлекчәсенә җитәкче итеп билгеләнде

11 июль 2019, 16:54

Рөстәм Хәлимов үз карьерасын 1987 елда “Татнефть” компаниясендә нефть һәм газ табу буенча оператор буларак башлаган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). “Татнефть” гаммәви акционерлык җәмгыятендә “Татнефть-добыча” дип аталган яңа структур бүлекчә барлыкка килгән. Бу хакта “Нефтяные вести” газетасы хәбәр итә.

Яңа бүлекчәнең җитәкчесе – нефть-газ эзләү һәм табу буенча генераль директорның беренче урынбасары булып Рөстәм Хәлимов билгеләнде.

Рөстәм Хәлимов Әлмәт районының Ирекле авылында туган. “Нефть һәм газ чыганакларын эшләү һәм эксплуатацияләү” белгечлеге буенча И.М.Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университетын тәмамлаган. Техник фәннәр кандидаты. Хәлимов “Татнефть” компаниясендә үз карьерасын нефть һәм газ табу буенча оператор буларак башлаган.

1999-2010 елларда Рөстәм Хәлимов “Ямашнефть” идарәсендә баш инженер һәм җитәкченең беренче урынбасары булып эшли. 2010-2011 елларда компаниянең Ливиядәге филиалы директоры булып эшли. 2015 елга кадәр “Елховнефть” идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкара.

2015 елдан нефть табу буенча “Татнефть” генераль директоры урынбасары, ә 2016 елдан нефть-газ эшләү һәм табу буенча генераль директор урынбасары булган. 2018 елның маеннан хәзерге вакытка кадәр Рөстәм Хәлимов нефть-газ эзләү һәм табу буенча генераль директорның беренче урынбасары булып эшләгән.

Хәлимовның элекке һәм хәзерге вазифалары моңа кадәр компаниядә булмаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10