ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казан фотография мәктәбенә нигез салучыларның берсе Юрий Филимонов вафат

11 июль 2019, 16:42 , Фото: соцсети

Казан фотография мәктәбенә нигез салучыларның берсе Юрий Филимонов вафат Мәрхүмне соңгы юлга озату 12 июльдә, 10:00 сәгатьтә Королев урамы, 67 йорт адресы буенча булачак.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). 9 июльдә, Казанда Россия фоторәссамнар һәм Журналистлар союзы әгъзасы, Казан фотография мәктәбенә нигез салучыларның берсе Юрий Филимонов 77 яшендә вафат булды. Бу хакта аның дусты Эд Хак үзенең Facebook аккаунтында хәбәр итте.

“Кичә хезмәттәшебез, фотограф, сәяхәтче, яхшы һәм ярдәмчел дус, кайгыртучан гаилә башлыгы Юрий Геннадьевич Филимонов вафат булды”, - диелгән хәбәрдә.

Мәрхүмне соңгы юлга озату 12 июльдә, 10:00 сәгатьтә, Королев урамы 67нче йорт адресы буенча узачак. Фотограф белән хушлашу шәһәр хосписында булачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10