ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин «Visit Tatarstan» күргәзмәсенә бәя бирде

11 июль 2019, 16:26 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Мөхәммәтшин «Visit Tatarstan» күргәзмәсенә бәя бирде
Дәүләт Советы депутатларына рәсми туристик брендының сувенир продукциясе тәкъдим ителде.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстанның Дәүләт Советында «Visit Tatarstan» рәсми туристик брендының сувенир продукциясе күргәзмәсе оештырылды. Аның белән парламент башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин танышып, үзеннән бәя бирде.

Биредә милли күлмәкләр, сумкалар, алъяпкычлар, телефон өчен чехол һәм башка көнкүреш предметлары тәкъдим ителде. «Барлык продукция милли колоритны исәпкә алып, җирле осталар тарафыннан эшләнгән. Республика кунакларында аңа ихтыяҗ зур. Мондый продукция өчен рәхмәт», - дип билгеләп узды Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов супермаркетларда, сувенир кибетләрендә продукциянең 100дән артык төре тәкъдим ителгәнен әйтте. Былтыр милли бизәкле башлык, шарфлар, бияләйләргә ихтыяҗ зур булган.

«Без бу идеяне Дәүләт Советына тәкъдим иттек, парламент күргәзмәне депутатлар корпусына күрсәтүне хуплады. Сессиягә килүчеләр Татарстанда эшләнә торган продукцияне сатып ала алачак», - диде ТР Туризмны үстерү үзәге җитәкчесе Дилбәр Садыйкова «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Бу республиканың рәсми туристик бренды. Безнең төп бурычларның берсе – Татарстанның заманча образларын сувенир продукциясендә чагылдыру, туристларның сувенирларны бүләккә алып китүе», - диде Дилбәр Садыйкова.

Халыкара компанияләр дә үз продукциясенә Visit Tatarstan элементларын кертә. Әйтик, бер фин компаниясе Visit Tatarstan язуы белән келәмнәр эшли.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10