ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Максим Орешкин Казанда тукталыш ясап, Тольяттига кадәр автойөреш уздыра

11 июль 2019, 16:30 , Фото: инстаграм

Максим Орешкин Казанда тукталыш ясап, Тольяттига кадәр автойөреш уздыра Министр Мәскәү-Казан түләүле трассасы һәм М7 трассасын реконструкцияләү арасында сайлап алу өчен карар кабул итүгә позиция әзерләргә планлаштыра.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”). Россиянең икътисади үсеш министры Максим Орешкин Мәскәүдән Тольяттига автойөреш уздырырга ниятли. Ул Түбән Новгород һәм Казан шәһәрләрендә тукталыш ясаячак. 15 июльдә Тольяттида моношәһәрләрне үстерү буенча форум узачак. Бу хакта министр үзенең Instagram аккаунтында хәбәр итте.

“Тольяттига үзенчәлекле ысул белән барырга җыенам, - дип язган ул. Машинада барачакмын, рульдә дә үзем булам. Мәскәү – Владимир – Түбән Новгород – Чабаксар – Казан – Самара – Тольятти маршруты буенча барачакмын”.

Министр автойөреш вакытындагы төп бурычын да әйткән. Ул Мәскәү-Казан түләүле трассасы һәм М7 трассасын реконструкцияләү арасында сайлап алу өчен карар кабул итүгә позиция әзерләргә кирәк дип саный.

Максим Орешкин Мәскәүдән 12 июльдә чыгып китәргә планлаштыра.

 
 
 
 
Посмотреть эту публикацию в Instagram
 
 
 
 
 
 
 
 
 

В понедельник на следующей неделе я буду в Тольятти на форуме моногородов. Добираться туда я собираюсь нестандартным способом. Я поеду на машине, причем сам за рулем по маршруту Москва - Владимир- Нижний Новгород - Чебоксары - Казань - Самара - Тольятти. Помимо возможности пообщаться с людьми по всему маршруту, есть еще несколько важных вопросов. Главный - подготовить позицию для финального принятия решения о выборе между строительством новой платной трассы Москва-Казань и полной реконструкцией трассы М7. Обязательно хочется пообщаться с предпринимателями, посетить один из проектов нашего проекта по «Производительности». Выдвигаюсь в пятницу и планирую сделать две остановки: в Нижнем и в Казани. Пишите, если кто знает куда можно заехать, что посмотреть, с кем пообщаться?

Публикация от Maxim Oreshkin (@oreshkin_max)


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10