ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Үзмәшгульләр кеременә салым акчасы 2023 елга кадәр республика бюджетына күчәчәк

11 июль 2019, 16:21 , Фото: архив

Үзмәшгульләр кеременә салым акчасы 2023 елга кадәр республика бюджетына күчәчәк «Мобиль кушымтаның техник мөмкинлеге һөнәри табышка салымны җирле бюджетларга күчерергә мөмкинлек бирми", - диде Леонид Якунин.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Үзмәшгульләрнең табышына салым акчасы 2023 елның 1 гыйнварына кадәр республика бюджетына күчәчәк. Бүген Татарстан Дәүләт Советының 49нчы утырышында депутатлар шул хакта закон проектын карады. Документ беренче укылышта һәм тулаем кабул ителде.

Закон проекты «ТР Бюджет кодексының 41нче маддәсенең унынчы абзац көчен туктатып тору турында» ТР законына үзгәрешләр кертүне күздә тота. Бюджет, салым һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин әйтүенчә, 2018 ел азагында кабул ителгән закон нигезендә, һөнәри керемгә салым Татарстан бюджетына күчәргә тиеш булса да, тулысынча шәһәр, авыл җирлекләре бюджетларына күчерелә.

Якунин үзмәшгульләрнең салым органнары белән элемтәсе «Мой налог» мобиль кушымтасы аша гамәлгә ашырылуын искәртте.

«Мобиль кушымтаның техник мөмкинлеге һөнәри табышка салымны җирле бюджетларга күчерергә мөмкинлек бирми. Кушымтага үзгәрешләр, төзәтмәләр кертү планлаштырылмый. Алдагы өч елга республика бюджетын формалаштыру белән бәйле рәвештә, ТР Бюджет кодексының керемгә салымны җирле бюджетка күчерү буенча нормасы көчен 2023 елның 1 гыйнварына кадәр туктатып торуны тәкъдим итәбез», - диде комитет башлыгы.

Леонид Якунин җирле бюджетлар зыян күрмәячәген әйтте. Аларга тиешле акчалар субсидия һәм трансфертлар рәвешендә күчереләчәк.

  • Моңа кадәр ТР Бюджет кодексының салым акчасын шәһәр һәм авыл җирлекләре бюджетларына күчерү турында нормасы 2020 елның 1 гыйнварына кадәр туктатып торылган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10