ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

“Татмедиа” бинасында “Төркия: күңел кыллары” фотокүргәзмәсе ачылды

11 июль 2019, 16:13 , Фото: Султан Исхаков

“Татмедиа” бинасында “Төркия: күңел кыллары” фотокүргәзмәсе ачылды Экспозиция Төркиядә Россия Мәдәнияте һәм туризмы елын уздыруга багышланган.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Әдилә Зыятдинова). Татмедиа бинасында фотохәбәрче Гөлнара Сагиеваның “Күңел кыллары” фотокүргәзмәсе ачылды. Ул Төркиядә Россия Мәдәнияте һәм туризмы елын уздыруга багышланган.

“Төркия белән безнең элемтәләр җитәкчелек һәм хөкүмәт югарылыгында гына түгел, иң мөһиме – рухи элемтәләр. Безнең фоторәссам рухи призма аша үзенең Төркияне ничек күрүен чагылдырган. Мондый күргәзмәләр безгә бу элемтәләрне тоярга ярдәм итә”, - диде Татмедиа генераль директоры Андрей Кузьмин. Ул фотографларга һәм журнал редакцияләренә бу эшләре өчен рәхмәтен әйтте.

“Төркия: күңел кыллары” экспозициясендә Төркиядәге провинциаль авылларның тыныч һәм бер көйгә салынган тормышыннан кадрлар тәкъдим ителгән. Фотограф һәм автор әйтүенчә, сурәтләрне төшергәндә Төркия халкының ихлас булуы шатландырган.

Фотокүргәзмә ачылышында Төркиянең Казандагы генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган һәм “Юл хәрәкәте иминлеге” оешмасы директоры Рифкать Миңнеханов катнашты.

Фотокүргәзмә авторы әйтүенчә, сурәтләр 2004 елдан бирле эшләнгән һәм ул Төркиянең бик күп провинцияләрендә булган.

Экспозиция Декабристлар урамы 2нче йорт адресы буенча 11 июльдән 11 августка кадәр эшләячәк. Күргәзмәне теләгән һәркем карый ала.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10