ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әхмәт Садыйк Доган: Казанда Төркиянең икенче мәдәни үзәген ачарга телибез

11 июль 2019, 15:36 , Фото: Ильнар Тухбатов, Султан Исхаков

Әхмәт Садыйк Доган: Казанда Төркиянең икенче мәдәни үзәген ачарга телибез Мәскәүдә Төркиянең Россиядәге бердәнбер мәдәни үзәге урнашкан.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган Казанда икенче төрек мәдәни үзәген күрергә теләк белдерде. Юныс Эмре исемендәге беренче оешма Мәскәүдә урнашкан. Әхмәт Садыйк Доган бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә сөйләде.

“Мәскәүдә Юныс Эмре исемендәге үзәк ачылды, Россия исә Төркиядә үз мәдәни үзәген ачты. Тагын бер үзәк ачылуы да бары тик үзара килешү нигезендә генә эшләнергә тиеш. Бу очракта ике ил вәкилләре параллель рәвештә ике үзәк ачылу турында үзара килешергә тиеш. Мондый карар кабул ителә калган очракта без үзәкне Казанда ачарга телибез”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.

Аның әйтүенчә, әлеге вакытта Казанда төрек телен өйрәнү буенча курслар уздырыла. “Төрек теле курсларын уздыру өчен КФУ каршында кечкенә генә бер вәкиллек бар иде. Хәзер әлеге курслар дәвам итә, моннан тыш, Халыклар дуслыгы йортында катнаш россия-төрек гаиләләрендә туган балалар туган телләрен өйрәнә ала”, - диде Генераль консул.

“Төркия консуллыгы әлеге курсларны үткәрүдә укыту материаллары белән ярдәм итә, тыңлаучыларга сертификатлар тапшыра”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10