ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда госмани чоры кафтаннары дефилесы узачак

11 июль 2019, 14:50 , Фото: Султан Исхаков

Казанда госмани чоры кафтаннары дефилесы узачак Дефиле Төркия белән Россия арасында мәдәният һәм туризм елына багышланачак.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Казанда, 2019 ел Төркия белән Россия арасында мәдәният һәм туризм елы булу хөрмәтенә, госмани чоры кафтаннары дефилесы узачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган әйтте.

“Төркия белән Россия арасында мәдәният һәм туризм елы кысаларындагы чаралар дәвам итәчәк. Госмани чоры кафтаннары дефилесы һәм алардан күргәзмә планлаштырыла. Кафтан – ул “Великолепный век” сериалында киелгән кием”, - диде Генераль консул.

Дефиле августка планлаштырылган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10