ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда 2,3 млрд доллар Төркия инвестицияләре гамәлдә

11 июль 2019, 14:39 , Фото: архив/Егор Никитин, Султан Исхаков

Татарстанда 2,3 млрд доллар Төркия инвестицияләре гамәлдә “Россия һәм Төркия – мөһим икътисади партнерлар, конструктив диалог – хезмәттәшлек үстерү өчен гарант”, - диде Төркиянең Казандагы Генераль консулы.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстанда агымдагы елда 2,3 млрд доллар Төркия инвестицияләре гамәлдә. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән матбугат конференциясендә Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган сөйләде.

“Әлеге вакытта Татарстанда 2,3 млрд доллар Төркия инвестицияләре гамәлдә. Бу – мөһим сан. Безнең эшкуарлар һәм бизнесменнар мондагы инвестицияләре күләмен арттырырлар дип өметләнәбез”, - диде Әхмәт Садыйк Доган.

“Россия һәм Төркия – сәнәгать, төзелеш, энергетика өлкәләрендә мөһим икътисади партнерлар. Илләр арасындагы конструктив диалог ерак хезмәттәшлек үстерү өчен гарант булып тора”, - диде Генераль консул.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10