ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Лилия Галимова X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле шикаятьләрне шәрехләде

11 июль 2019, 16:33 , Фото: архив

Лилия Галимова X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле шикаятьләрне шәрехләде Казан Кремлендә тулы белем алуга конституцион хокук хакында искә төшерделәр.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Укучыларны X сыйныфка кабул итүдән баш тартуга бәйле һәр очрак шәхси нигездә тикшерелде. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге уңайдан кайнар элемтә оештырды. Прокуратура тикшерә башлагач, без коллегаларыбыз белән әлеге уңайдан фикер алыштык. Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән мәгълүматлардан күренгәнчә, мөрәҗәгатьләрнең күбесе Казан һәм Чаллы кебек зур шәһәрләрдән килгән. Алар һәр очрак буенча шәхси нигездә эш алып барган, муниципалитетка мөрәҗәгать иткән.

Бүгенге көндә әлеге мәсьәләләрнең барысы да укучылар файдасына хәл ителгән», - дип искәртте Галимова.

Ул билгеләп үткәнчә, Казан Кремленең белем алу җәһәтеннән позициясе ачык: һәркемнең I сыйныфтан XI сыйныфка кадәр тулы белем алу өчен конституцион хокукы бар. «Һичшиксез, әлеге хокук үтәлергә тиеш», - диде Галимова.

Казан Кремленең рәсми вәкиле искәрткәнчә, ТР Прокуратурасы алдында мәктәп җитәкчелеге тарафыннан закон бозулар булганмы-юкмы икәнлеген ачыклау бурычы тора. Бары тик шуннан соң гына тиешле нәтиҗәләр чыгарырга һәм гаеплеләрне җаваплылыкка тарту хакында сүз алып барырга мөмкин булачак.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10