ҺАВА ТОРЫШЫ +19 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бакчачыларның судан лицензиясез куллану хокукы буенча мөрәҗәгать юллана

11 июль 2019, 14:16 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Бакчачыларның судан лицензиясез куллану хокукы буенча мөрәҗәгать юллана РФ Дәүләт Думасы Рәисе Володинга мөрәҗәгатьтә бакчачыларның судан лицензиясез файдалану срогын 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту сорала.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан бакчачылык ширкәтләренең судан лицензиясез файдалану хокукы срогын озайту турында мөрәҗәгать әзерләнгән. Татарстанның Дәүләт Советы аны РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинга юллаячак. Бу хакта бүген парламентның 49нчы утырышында билгеле булды.

Мөрәҗәгатьнең асылы түбәндәгечә: Татарстан депутатлары бакчачылык эше алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларның җир асты байлыкларыннан куллануга лицензиясез генә су алуга хокукын озайтуны сорый.

Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев әйтүенчә, закон нигезендә, 2020 елның 1 гыйнварыннан лицензия алмыйча судан файдалану ярамаячак. Моннан чыгып, хәзер республиканың бакчачылык ширкәтләре судан файдалану хокукына лицензия рәсмиләштерү буенча актив эш алып бара.

Дәүләт Думасына федераль законга үзгәрешләр кертү мөмкинлеген карау тәкъдим ителә. Бакчачылык өчен булдырылган коммерцияле булмаган оешмаларга судан лицензиясез файдалану срогын 2022 елның 1 гыйнварына кадәр озайту сорала.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәлә буенча федераль үзәктән аңлау булачагына ышанычын белдерде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10