ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия энергетика министры урынбасары Әлмәттә узачак нефть саммитына килә

11 июль 2019, 15:01 , Фото: архив tatarstan.ru

Россия энергетика министры урынбасары Әлмәттә узачак нефть саммитына килә Саммит Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үтәчәк.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Россия энергетика министры урынбасары Павел Сорокин Әлмәттә узачак нефть саммитына килә. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Иртәгә Әлмәттә традицион нефть саммиты узачак, анда ТР Президентының да катнашуы көтелә. 18нче саммитта республиканың нефть компанияләре вәкилләре, шулай ук чакырылган кунаклар: энергетика министры урынбасары Павел Сорокин, Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Светлана Родионова һ.б. катнашачак», - диде Галимова.

Саммитта катнашучылар тармакның цифрлы трансформациясе хакында фикер алышырга ниятли, дип искәртте Казан Кремленең рәсми вәкиле.

Саммит «Татнефть», «РИТЭК» компанияләре, шулай ук Казан федераль университетының фәнни казанышлары урын алган күргәзмә белән танышудан башланып китәчәк. Шуннан соң чарада катнашучылар панель дискуссиясенә юл тотачак.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10