ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Линар Белыйның продюсеры, җырчыны алдашуда гаепләп, проектның ябылуын әйтте

11 июль 2019, 14:24 , Фото: архив Линара Белого

Линар Белыйның продюсеры, җырчыны алдашуда гаепләп, проектның ябылуын әйтте “Линар Белый” проектының продюсеры Илнур Асаинов җырчы Линар Вәлиевне халыкны алдауда һәм әхлаксызлыкта гаепли.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Алинә Айдарова). “Линар Белый” проектының продюсеры Илнур Асаинов проектның солисты – “Линар Белый” булып чыгыш ясаган Линар Вәлиев белән хезмәттәшлек итмәячәк. Бу хакта продюссер “Татар-информ” журналистына белдерде. Ул җырчыны халыкны һәм үзен алдауда, әхлаксыз гамәлләрдә гаепли.

“Линар 9 июнь көнне юкка чыкты. Без эшләргә тиеш 10 концертта катнашмады. Шалтыратуларны кабул итмәде. Бүздәк районында исерек килеш концертлар биреп йөргән. Линарда җырларның “минуслары” юк. Димәк, ул, фонограммага җырлап, кешеләрне алдый”, - диде продюссер “Татар-информ”га.

Аның сүзләренчә, Линар хокуксыз рәвештә җырларны башкаруны дәвам итә. “Закон буенча җавап бирәчәк”, - дип яный Илнур.

Линар Вәлиев “Татар-информ” журналистына җавабында продюсерын гаепләде. “Ике ел дәвамында бушлай эшләдем. Илнурга болай эшлисе килмәвемне яхшылап әйтеп карадым, ул аңламады”, - диде җырчы. Ул үзенең исерек килеш халык алдына чыкмавын әйтте. "Бүздәктә бер сәгатьлек концерт куйдым. Эчмәдем, туганнарым шунда иде", - диде Линар.

Җырчы “Татар-информ” хәбәрчесенә продюсер белән килешүне таркату турында сөйләшүнең бөтенләй булмавын әйтте. “Мин бу хакта белмим. Килешүне үзе таркатты бугай ул. Нишләп җырларны миңа башкарырга ярамасын?!” – дип җавап кайтарды җырчы.

  • “Линар Белый” проекты 2017 елны дөньяга килде. Аларның “Сандугачлы туган ягым”, “Яраттым”, “Бәгърем” дигән җырлары бар. Алар Уфа шәһәрендә эшли. Аның "Сандугачлы туган ягым" клибын 80 меңнән артык кеше караган. Фотода: Линар Вәлиев.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10