ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Полиция күршеләрдәге хулиганнар турында хәбәр итүдән курыкмаска өндәде

11 июль 2019, 14:04 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Полиция күршеләрдәге хулиганнар турында хәбәр итүдән курыкмаска өндәде Марат Айдаров әйтүенчә, вакытында полициягә хәбәр итмәү авыр нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

(Казан, 11 июль, "Татар-Информ", Айгөл Шәйхлисламова). Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция начальнигы урынбасары Марат Айдаров күршеләр турында полициягә хәбәр итүдән курыкмаска өндәде. Бу хакта ул Эчке эшләр министрлыгында үткән “Көнкүреш җинаятьләрен ачу һәм кисәтү. Полициянең ирекле халык һәм ишегалды дружиналары белән хезмәттәшлеге” матбугат конференциясендә сөйләде.

“Бәхеткәме, кызганычкамы, безнең йортларда һәрьяклап күрше фатирлардагы тавышлар ишетелеп тора. Мин гражданнарны битараф булмаска чакырам, иртә җиткәнен көтеп торсаң, төрле хәлләр булырга мөмкин. Күршеләрнең позициясе бик мөһим. Эчке эшләр министрлыгы сайтында участковыйларның номерлары бар, гаиләләренә зыян китерүче сугыш чукмарлары турында хәбәр итегез”, - диде Марат Айдаров.

Полицейский хәбәр итүенчә, һәр унынчы җинаятьне көнкүреш җинаяте дип атап була.

Гаиләдә кыйнау очраклары булганда зыян күрүчеләрнең 70 проценты участковый чакырткач, гариза язмый. “Участковый белән сөйләшкәч, кыйнаучылар тынычлана. Бу кабәхәтләр куркырга кирәкми дип уйлый, тагын кыйныйлар. Без протокол төзибез, аларны исәпкә куябыз, бөтенләй бозылмаган булса, ул кабат хокук бозганнан соң җинаять җаваплылыгына тартылачагын аңлый”, - диде ул.

Татарстанда 2019 елда 6 ай эчендә генә республиканың эчке эшләр органнарына кеше кыйнау һәм янау очраклары турында 45 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Аларның барысы буенча тикшерү чаралары алып барылган.

Көнкүрештәге җинаятьләр спиртлы эчемлекләр куллану белән тыгыз бәйле. Быел гына да 97 кеше үтерү очрагы исерекләр тарафыннан кылынган. 43 очракта корбаннар үзләре исерек хәлдә булган. Күп кенә очракларда җинаять алдыннан җинаятьтә катнашучылар спиртлы эчемлекләрне бергә эчкән.

Мисал өчен, быел 9 гыйнварда Питрәч районында бер ир-ат гаиләсе белән бергәләп спиртлы эчемлек эчкәннән соң, хатынын һәм улын пычак белән яралаган. Хатыны исән калган, ә улы яралардан үлгән. Шул ук вакытта, җинаятьче 3 группа инвалид булган, профилактик исәптә тормаган, моңа кадәр җавапка тартылмаган.

Бөгелмәдә яшәүче ир-ат спиртлы эчемлекләр эчкәннән соң, үз өендә танышын балта белән яралаган. Бу җинаятьне башкаручы моңа кадәр хөкем ителмәгән, административ җаваплылыкка тартылмаган, профилактик исәптә тормаган.

Бүгенге көндә профилактик исәптә 56 меңнән артык граждан тора, аларның 8 меңгә якыны гаилә-көнкүреш өлкәсендә хокук бозучылар. “Гаилә хулиганнары”на карата быел 26 меңнән артык профилактик чаралар үткәрелгән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10