ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов: Парламентка иң яхшы, энергияле кешеләр килер дип ышанам

11 июль 2019, 12:31 , Фото: president.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов: Парламентка иң яхшы, энергияле кешеләр килер дип ышанам «Кемдер парламентта алга таба да эшләр. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез республикага бик кирәк", - дип мөрәҗәгать итте Президент депутатларга.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов яңа чакырылыш Дәүләт Советына иң яхшы, энергиягә ия булган кешеләр киләчәгенә ышанычын белдерде. Бу хакта ул бишенче чакырылыш Дәүләт Советының 49нчы утырышында әйтте.

«8 сентябрьдә яңа чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау узачак. Парламентка күпмилләтле халкыбызның иң яхшы, куәтле, энергияле вәкилләре килер дип ышанам. Һичшиксез, хәзерге депутатларның бер өлеше сайлаучылар ярдәме белән эшен дәвам иттерәчәк, бу закон чыгару органы эшчәнлегендә дәвамчанлыкны тәэмин итәчәк», - диде Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында.

Аның сүзләренчә, яңа көчләр һәм алдагы чакырылыш депутатлары тәҗрибәсе социаль-икътисади үсешкә, иҗтимагый-сәяси тотрыклыкны, милләтара һәм динара тынычлыкны ныгытуга юнәлдерелгән курсның уңышлы булачагына җирлек тудыра. «Парламентның яңа составы нәтиҗәле хезмәттәшлек, закон чыгару эше традицияләрен дәвам итәр дип ышанам», - диде Президент.

Президент алтынчы чакырылыш депутатлары үз эшен ике мөһим вакыйга алдыннан башлаячагын искәртте. Бу - ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы.

«Кемдер парламентта алга таба да эшләр. Сезнең белемегез, тәҗрибәгез республикага бик кирәк. Игътибар белән карарбыз: бәлки, кемнеңдер үсеш юлы башка юнәлештә булыр», - диде. Президент кайсы гына партиягә карасак та, төп бурыч – республика, ил өчен яхшы гамәлләре кылу, республиканы яхшырак итү нияте булганын билгеләп узды.

«Исәнлек-саулык телим, исәнлек булса, калганы булыр. Сезгә хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм һәм киләчәктә зур уңышлар телим!» - дип төгәлләде Рөстәм Миңнеханов чыгышын.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10