ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларыннан китә

11 июль 2019, 11:54 , Фото: Султан Исхаков

Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларыннан китә Әхмәт Садыйк Доган бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде.

(Казан, 11 июль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Төркиянең Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садыйк Доган “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә вазифаларыннан китүен белдерде.

“Әлеге пресс-конференциядә минем сезнең белән саубуллашасым килә. Минем Казандагы вәкаләтләрем вакыты тәмамланды. Берничә атна эчендә мин кире Төркиягә кайтам. Бу сезнең өчен менә шундый сюрприз. Мин киләсе генераль консулларның да Россия-Төркия генә түгел, Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре үсешенә дә үз өлешләрен кертәчәкләренә ышанам”, - диде ул.

  • Әхмәт Садыйк Доган Төркиянең Казандагы Генераль консулы вазифаларын 2018 елның 15 гыйнварыннан башкарды.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10