ҺАВА ТОРЫШЫ +13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Раифа янында «УАЗ» һәм «Шкода» бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән

11 июль 2019, 10:21 , Фото: Соцсети

Раифа янында «УАЗ» һәм «Шкода» бәрелешү нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән Чит ил автомобиленең йөртүчесе, каршына чыккан машинага бәрелмим дип, юлдан читкә чыккан һәм шунда «УАЗ»га килеп сыланган.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Раифа янында «УАЗ» һәм «Шкода» машиналары маңгайга-маңгай бәрелешү нәтиҗәсендә төрле тән җәрәхәтләре алган ике кешене хастаханәгә озатканнар. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына республика Дәүләт автоинспекциясеннән хәбәр иттеләр.

«Кичә 10.30 сәгатьтә Раифа – Күлбаш автомобиль юлының 9нчы чакрымында «Шкода» машинасын идарә итүче 29 яшьлек ир-ат, башлангыч мәгълүматларга караганда, алдан барган транспорт чарасын узу өчен каршы як полосага чыккан һәм маневрын төгәлләргә өлгермичә, юл читенә төшеп киткән», - дип искәрттеләр ЮХИДИ идарәсендә.

Чит ил автомобиленең каршына килүче «УАЗ» машинасы, аңа бәрелмим дип, рулен уңга борган. Нәтиҗәдә, автомобильләр юл читендә маңгайга-маңгай бәрелешкән.

Юл һәлакәтендә «УАЗ» автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры төрле тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүчеләрне ашыгыч ярдәм каретасында хастаханәгә озатканнар.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10