ҺАВА ТОРЫШЫ +2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстанда җил иң күп искән район исеме билгеле

11 июль 2019, 09:33 , Фото: Абдул Фархан, Султан Исхаков

Татарстанда җил иң күп искән район исеме билгеле Республикада иң куәтле җил паркы Кама Тамагы районында урнаштырылырга мөмкин.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстанда иң куәтле җил паркы Кама Тамагы районының Красновидово авылында урнаштырылырга мөмкин. Әлеге мәйданчыкта җилнең еллык уртача тизлеге секундына 7,7 метр тәшкил иткән. Казан дәүләт энергетика университетының «Яңартыла торган энергия чыганаклары» кафедрасы мөдире Наил Тимербаев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Саескан тавы (секундына 7,55 метр) җилнең тизлеге буенча – икенче, Спас районының Измәр авылы (секундына 7,35 метр) – өченче урында», - дип искәртте ул.

Узган елда югары уку йорты белгечләре мәйданчыкларда мәгълүматлар тапшыру өчен GSM-канал белән тәэмин ителгән автоном метео-мачталар урнаштырган. Алар көн саен электрон почтага температура, басым, дымлылык, җилнең юнәлеше һәм тизлеге турында мәгълүматлар алган.

Казан дәүләт энергетика университеты җил үлчәү кампаниясен үткәрү өчен ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы тендерын откан. Килешүнең бәясе 20 миллион сум тәшкил итә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10