ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының соңгы утырышында катнаша

11 июль 2019, 09:14 , Фото: архив

Миңнеханов бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының соңгы утырышында катнаша Республика парламентының 49нчы утырышы көн тәртибенә 29 мәсьәлә чыгарылган.

(Казан, 11 июль, «Татар-информ»). Бүген Казанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының соңгы – 49нчы утырышы узачак. Утырышта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның республика парламентының бишьеллык эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисабы төп мәсьәләләрнең берсе булачак.

«Бишенче чакырылыш Дәүләт Советының соңгы утырышында кичектергесез фикер алышуны таләп иткән күп кенә мәсьәләләр каралачак. Утырышта иң актив эшләүче депутатларга рәхмәт белдерергә, аларга бүләкләр тапшырырга телибез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин ТР Дәүләт Советы президиумының 4 июльдә узган утырышында.

Утырышның көн тәртибенә 29 мәсьәлә чыгарылган. Алар арасында республиканың сигез закон проекты (шул исәптән икесе – икенче, алтысы беренче укылышка әзерләнгән), шулай ук ТР Дәүләт Советының өч закон инициативасы бар. Моннан тыш, депутатлар федераль законнарның 11 проекты һәм РФ субъектлары инициативалары хакында фикер алышачак.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10