ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Ютазы районы активистлары иген кырларына экскурсия ясады

11 июль 2019, 09:00 , Фото: Ильмира Галиева

Ютазы районы активистлары иген кырларына экскурсия ясады Пенсионерларны рапс мае җитештерү тәртибе белән кызыксынды.

(Ютазы, 11 июль, "Татар-информ", "Ютазы таңы", Ильмира Галиева). Бүген районның иҗтимагый оешмалар вәкилләре Ютазы районының иген кырлары буйлап экскурсия ясады. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Әбсәләм авылы фермеры Рөстәм Вәлиевның биләмәләреннән сәяхәтләрен башлаган өлкән буын вәкилләре “Уңыш” җәмгыятенең көнбагыш, Тукай исемендәге җәмгыятьнең борчак, “АгроМир” җәмгыятенең арпа кырларында һәм башка төрле культуралар үсә торган мәйданнарда булды.

Әлбәттә, мул уңыш вәгъдә итүче иген биләмәләре аларны нык хисләнергә мәҗбүр итте. Алар булачак уңыш нигезенә никадәр зур хезмәт салынуын үз күзләре белән күрүдән, аны тоюдан бик тә канәгать калды.

Активистларны гаҗәпкә кадырган тагын бер күренеш – “АгроМир” җәмгыятенең рапс мае цехы. Объектка узган пенсионерлар рапс мае җитештерү тәртибе белән гомумән ныклап кызыксынып кына калмады, алар әлеге экологик чиста продуктны арзан бәядән сатып та алдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10