ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Зәй хезмәтчәннәре республика бәйгесендә бүләкләнде

11 июль 2019, 06:00 , Фото: zainsk-rt.ru/

Зәй хезмәтчәннәре республика бәйгесендә бүләкләнде “Восток” агрофирмасы хезмәт коллективы 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң алдынгы хуҗалыкларының берсе буларак бүләкләнде.

(Зәй, 11 июль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Энҗе Әгъләмова). Лаеш районында үткән “Татарстанда кыр көне -2019” кысаларында сыер саву аппаратлары белән эшләүче операторларның республика бәйгесе дә оештырылды. Анда Зәй хезмәтчәннәре алдынгы урыннарны алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

43 район сыер савучысы арасында районның “Зәй” сөт-ит җитештерү комплексы Куш-Елга бүлекчәсе операторы Гөлфия Моратова өченче урынны алуга иреште.

Шулай ук тантаналы чарада “Восток” агрофирмасы хезмәт коллективы шикәр чөгендере җитештерүдә 2018 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең иң алдынгы хуҗалыкларының берсе буларак бүләкләнде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10