ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда волонтерлыкны үстерү буенча ведомствоара совет төзелде

10 июль 2019, 19:23 , Фото: архив/Владимир Васильев

Татарстанда волонтерлыкны үстерү буенча ведомствоара совет төзелде Советның төп бурычларыннан берсе Татарстан хакимияте башкарма органнарының иҗтимагый волонтерлык оешмалары белән хезмәттәшлеген оештыру булачак.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Татарстанда волонтерлыкны үстерү буенча ведомствоара совет төзелде, аның төп бурычларының берсе республика башкарма хакимияте органнарының иҗтимагый волонтерлык оешмалары белән хезмәттәшлеген оештыру булачак.

Совет рәисе итеп Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Бүген Татарстан Министрлар Кабинетының карарын имзаладылар.

Ведомствоара совет рәисе итеп Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева билгеләнде. Рәис урынбасары итеп Татарстан яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов билгеләнде, ә «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» оешмасының волонтерлар белән эшләү департаменты җитәкчесе Айрат Мөбәрәкшин секретарь булды.

Советның 22 әгъзасы арасында ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әссадулина, ТР яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Захматова һәм ТР Премьер-министры урынбасары ярдәмчесе Эльвира Биканова бар иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10