ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Татарстан нефтьчеләре Казахстанның Каспий яны нефть-газ чокырын үзләштерәчәк

10 июль 2019, 18:55 , Фото: tatarstan.ru

Татарстан нефтьчеләре Казахстанның Каспий яны нефть-газ чокырын үзләштерәчәк «Татнефть» һәм «КазМунайГаз» Татарстан Хөкүмәте йортында үзара аңлашу турында меморандумга кул куйды.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). «Татнефть» компаниясе Казахстанның Каспий яны нефть-газ чокырын үзләштерүдә катнаша алыр иде. Бу хакта «КазМунайГаз» идарәсе рәисе Алик Айдарбаев «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маганов белән берлектә Казанда үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куйганнан соң хәбәр итте.

«Меморандумны имзалау белән без зур уртак юлның яңа этабына башлангыч бирәчәгебезгә ышанам. Казахстанның Каспий яны нефть-газ чокырын үзләштерү перспективалары эре халыкара нефть компанияләрендә зур кызыксыну уята. Россия, шул исәптән Татарстан компанияләре дә бу процесста актив катнаша алыр иде», - диде Алик Айдарбаев.

Встреча с делегацией АО "НК «КазМунайГаз"

«Татнефть» һәм «КазМунайГаз» җитәкчеләре Наил Маганов һәм Алик Айдарбаев Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үзара аңлашу турындагы меморандумга кул куйдылар.

Татарстан Президенты матбугат хезмәтенең рәсми хәбәреннән күренгәнчә, меморандум Казахстан һәм Россия территориясендә компаниянең геологик разведка эшләре өлкәсендәге хезмәттәшлеген киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Документ нефть чыгару һәм ятмаларны эшкәртү өлкәсендә фәнни һәм проект эшләрен оештыруга, нефть чыгаруның яңа техникасын һәм технологияләрен кертүгә ярдәм итәчәк.

Встреча с делегацией АО "НК «КазМунайГаз"

Моннан тыш, «Татнефть» һәм «КазМунайГаз» нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм газ химиясе объектларын төзегәндә һәм модернизацияләгәндә партнерлык мөнәсәбәтләрен үстерергә ниятли.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10