ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Ислам академиясе һәм Фәннәр академиясе дини мирасны торгызу турында килеште

10 июль 2019, 19:12 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Ислам академиясе һәм Фәннәр академиясе дини мирасны торгызу турында килеште Академияләр бергә фәнни тикшеренүләр үткәрәчәк, конференцияләр оештырачак, фәнни кадрлар әзерләячәк һәм әдәбият белән алмашачак.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Бүген Болгар ислам академиясе һәм Татарстан Фәннәр академиясе хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Ул дини мирасны торгызуга һәм фәнни хезмәттәшлек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән.

«Килешү кысаларында яклар уртак фәнни тикшеренүләр оештыру, фәнни конференцияләр һәм симпозиумнар үткәрү, фәнни эшләр нәшер итү, фәнни кадрлар әзерләү, шулай ук фәнни әдәбият белән алмашу турында килештеләр», – диелә Болгар ислам академиясе хәбәрендә.

Документка Татарстан Фәннәр академиясе президенты Мәгъзүм Сәлахов һәм Болгар ислам академиясе ректоры Данияр Абдрахманов кул куйды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10