ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда күпфатирлы йортта чыккан янгыннан хатын-кыз белән балалар чыгып котылган

10 июль 2019, 18:04 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Казанда күпфатирлы йортта чыккан янгыннан хатын-кыз белән балалар чыгып котылган Янгын сүндерүчеләр йортның югары катларыннан 15 кешене коткарган, зыян күрүчеләр юк.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Казанда янгын чыккан күпфатирлы йорттан хатын-кыз белән балалары чыгып котылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Бүген 10.07 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Чехов урамында 57нче йортта фатир януы турында хәбәр килде», – диелгән министрлык мәгълүматында.

1нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре 15 катлы торак йортның унынчы катындагы фатирның ванна бүлмәсендә янгын чыгуын ачыклаган.

Фатир хуҗабикәсе балалар белән бергә төтен таралган фатирдан үзләре чыккан. Янгын сүндерүчеләр йортның югары катларыннан 15 кешене коткарган.

Янгын 0,5 кв метрга зыян китергән. Зыян күрүчеләр юк.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10