ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән

10 июль 2019, 16:50 , Фото: архив/Михаил Захаров, Султан Исхаков

2019 елда Татарстан мәгариф оешмаларын ремонтлау өчен 3 млрд сум бүлеп бирелгән Республикада агымдагы елда барлыгы 150 мәгариф учреждениесен капиталь ремонтлау күздә тотыла.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ», Адилә Зыятдинова). 2019 елда Татарстан мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга барлыгы 3 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Бу хакта Татарстан Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының торак-коммуналь хуҗалык программаларын куллану һәм тормышка ашыру идарәсе башлыгы Айрат Галләмов сөйләде.

«Татарстанда социаль әһәмияткә ия объектларны ремонтлау буенча иң зур программа – мәгариф объектларын капиталь ремонтлау программасы», – диде Айрат Галләмов.

«Хәзерге вакытта республикада сигез белем бирү учреждениесе ремонтланган: өч мәктәп һәм биш балалар бакчасы», - диде министр.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда күпфатирлы торак йортларны капиталь ремонтлау программасы буенча 942 бина ремонтланырга тиеш.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10