ҺАВА ТОРЫШЫ +8 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан синоптиклары яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә

10 июль 2019, 16:20 , Фото: архив/Владимир Васильев

Татарстан синоптиклары яңгыр, яшен һәм көчле җил турында кисәтә Көндезге сәгатьләрдә республикада +25 градус булачак.

(Казан, 10 июль, «Татар-информ»). Иртәгә, 11 июльдә, Татарстанда урыны белән кыска вакытлы яңгырлар көтелә, кайбер урыннарда яшен булырга мөмкин. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Моннан тыш, яшен вакытында көньяк-көнбатыштан җилнең 15-18 м/с кадәр көчәю ихтималы да бар.

Тәүлекнең караңгы вакытында термометр баганалары 10 градуска кадәр төшәчәк. Көндез республикада һава температурасы 20дән 25 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Төбәкнең төньяк-көнчыгышында җылылык, иң салкыны көньяк-көнбатышта булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10