ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Мәдәният

Мостай Кәрим повесте буенча төшерелгән фильм халыкара фестивальдә җиңгән

10 июль 2019, 14:12

Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән "Сеңелкәш" нәфис фильмы әдипнең 100 еллыгына багышланган.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Мостай Кәримнең "Безнең өйнең яме" повесте буенча төшерелгән "Сеңелкәш" нәфис фильмы Кырымда узган “Алые паруса Артека” Халыкара балалар кинофестивалендә “Иң мәрхәмәтле фильм” номинациясендә җиңгән. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

Төп рольләрнең берсен башкаручы кыз, Мәскәү шәһәреннән 9 яшьлек актриса Марта Тимофеева “Иң яхшы актриса кыз” номинациясендә җиңү яулаган.

  • “Сеңелкәш” фильмын Россия Мәдәният министрлыгы һәм Мостай Кәрим исемендәге фонд ярдәме белән “Мотор Фильм Студия” кинокомпаниясе төшергән. Фильмның режиссеры – Россиянең халык артисты Александр Галибин.
  • Фильм Мостай Кәримнең “Безнең өй яме” повесте буенча төшерелгән. Картина Башкортстанның халык шагыйренә 100 ел тулуга багышланган.
  • Кинолента Санкт-Петербургта “Виват, кино Росиии!” фестивалендә, Плёста Андрей Тарковский исемендәге “Зеркало” фестивалендә, Магаданда “Территория” фестивалендә һәм Светлогорскида “Балтийские дебюты” фестивалендә күрсәтелгән.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10