ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Дин

Троицкида фәнни конференция ишан Зәйнулла Рәсүлевнең 186 еллыгына багышланды

10 июль 2019, 13:00

Фәнни форум ишан Зәйнулла Рәсүлевнең 186 еллыгына багышланды.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Чиләбе өлкәсе Троицк шәһәрендә узган VIII Рәсүлев укулары ишан Зәйнулла Рәсүлевнең 186 еллыгына багышланды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Чарада Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков, Төмән өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәтенең Ислам мәгарифе үзәге директоры Искәндәр хәзрәт Йосыпов, Төмән өлкәсенең Каскара авылы дини оешмасы имам-хатыйбы Салават Мөхәммәтбәков катнашты. 

Быел “Рәсүлев укулары” халыкара фәнни-практик конференция формасында узды. Анда Якын Көнчыгыш, Үзәк Азия, БДБ илләреннән һәм Россия төбәкләреннән кунаклар катнашты. Форумың мәртәбәле кунаклары арасында Россиянең Баш мөфтие Тәлгать Таҗетдин, Амман Ислам фәннәре халыкара университеты (Иордания) профессоры, шәех Абдурраззак Ассаади, халыкара ислам университеты (Тунис) профессоры Эззаири Мохамед Насир дит Имад, Чиләбе өлкәсе башлыгы Алексей Текслер, Чиләбе һәм Миасс митрополиты Гиоргий катнашты.

Пленар һәм секцион утырышта Россия исламының тарихи һәм рухи мәсьәләләре, дөньякүләм ислам җәмгыятенең актуаль проблемалары, исламның тарихи-мәдәни мирасын сакау мәсьәләләре, дәүләт милли сәясәтенең фәнни-методик һәм норматив-хокук базасын камилләштерү, хакимият органнарының дини оешмалар белән үзара мөнәсәбәте һәм экстремизм очракларын кисәтү турында фикер алыштылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10