ҺАВА ТОРЫШЫ +26 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Чаллыда фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән

10 июль 2019, 12:30

Әлеге гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрелә.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Чаллыда күпердә фонарь баганасы төшүдән зыян күргән кешеләрнең берсе хастаханәдә үлгән. Бу хакта "Татар-информ"га Автоград ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсеннән хәбәр иттеләр.

"Бер эшче гомере белән туры килми торган имгәнүләр аркасында хастаханәдә үлгән. Икесе уртача авырлыктагы хәлдә, аларның тормышларына берни дә янамый", - дип хәбәр иттеләр хастаханәдә.

Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча әлеге гадәттән тыш хәл факты буенча тикшерү үткәрелә. Бу эш ТР Дәүләт хезмәт инспекциясе Чаллы шәһәре буенча да карала.

  • 9 июль көнне Чаллыда ГЭС бистәсенә Мәләкәскә елгасы күперендә өч эшченең өстенә баган төшә.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10