ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Россиядә югары уку йорты мөгаллимнәренә грантлар бирелә башларга мөмкин

10 июль 2019, 11:46

Россия Президенты сүзләренчә, югары уку йортлары өчен укытучылар әзерләү мәсьәләсе һәрвакыт кискен торачак.

(Казан, 10 июль, "Татар-информ"). Россия Президенты Владимир Путин югары уку йорты укытучылары өчен грантлар булдыру турында уйларга вәгъдә итте. Бу хакта ул Урал федераль округы университеты студентлары һәм аспирантлары белән очрашуда әйтте. Бу турыда ТАСС агентлыгына сылтама белән “Башинформ” яза.

“Бездә грант ярдәменең тулы җыелмасы бар, шул исәптән яшь тикшеренүчеләр өчен дә. Укытучыларны аерым билгеләргә кирәк микән? Моны уйлап бетерергә кирәк. Карарбыз, уйлашырбыз”, - дип яза ТАСС дәүләт башлыгы сүзләрен.

Президент әйтүенчә, хәзерге вакытта яшь тикшеренүчеләргә грантлар шактый тигез бүленә. “Әгәр без югары уку йортларында фәнне һәм тикшеренү эшен берләштерсәк, уку йорты фәне турында сөйләгәндә без укытучыларны күздә тотабыз. Укытучылар өчен аерым грантлар бүлү мөмкинме, белмим? Мөгаен, мөмкиндер”, - диде ул.

Югары уку йортлары өчен укытучылар әзерләү  мәсьәләсе һәрвакыт кискен торачак, бу бигрәк тә мәгариф өлкәсендәге яңа бурычлар белән бәйле, диде Путин.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10