ҺАВА ТОРЫШЫ +22 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә Сабан туе узды

10 июль 2019, 11:05 , Фото: samcity.uz

Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә Сабан туе узды Кунакларга татар милли ризыкларыннан табын әзерләнгән.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). 7 июльдә Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә, “Ёшлик” мәдәният һәм ял паркында Сабан туе узган. Бу хакта Татарстан Республикасының Үзбәкстан Республикасындагы вәкиллеге хәбәр итә.

Чараның рәсми ачылышы 19:00 сәгатьтә булган. Ачылышта Сәмәрканд өлкәсенең “Умырзая” татар-башкорт милли мәдәни үзәге рәисе Әхмәд Сөбханкулов чыгыш ясаган. 

Ул үзенең чыгышында Сәмәркандта яшәүче татар һәм башка диаспораларга ел саен традицион бәйрәм уздыру мөмкинлеге бирелгән өчен Үзбәкстан хакимиятенә рәхмәтен белдергән.

Килгән кунакларны Сабантуй бәйрәме белән Сәмәрканд шәһәре Хакимиятенең мәдәният бүлеге җитәкчесе Рита Мәхмүдова, Сәмәрканд өлкәсенең немец һәм азәрбайҗан милли мәдәни үзәкләре рәисләре дә котлаган. Алар төрле милләтләр һәм халыклар арасында үзара аңлашу, уңышлы хезмәттәшлек һәм дуслык турында сөйләгән.

Кунакларга конкурслар, җыр-биюләр, Ташкент шәһәренең популяр җырчылары һәм алып баручылары Руслан Гайнанов һәм Ирина Гыймранова чыгышлары тәкъдим ителгән. Шулай ук татар милли ризыкларыннан табын әзерләнгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10