ҺАВА ТОРЫШЫ +27 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Миңнеханов “КазМунайГаз” башлыгы белән очрашу планлаштыра

10 июль 2019, 09:34 , Фото: president.tatarstan.ru

Миңнеханов “КазМунайГаз” башлыгы белән очрашу планлаштыра “КазМунайГаз” милли компаниясе Казахстанда табылган газ һәм нефтьнең гомуми күләменең 28 процентын тәэмин итә.

(Казан, 10 июль, “Татар-информ”). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Хөкүмәт Йортында Россиянең чит илдәге сәүдә вәкилләрен кабул итәчәк. Шулай ук Казахстанның “КазМунайГаз” милли компаниясе делегациясе белән сөйләшүләр алып барачак. Бу хакта “Татар-информ”га республика башлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россиянең чит илдәге сәүдә вәкилләре белән чит илләрдә республика потенциалын үстерү буенча фикер алышырга планлаштыра”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

Көн уртасында Татарстан Президенты “КазМунайГаз” милли компания делегациясен һәм аның идарә рәисе Алик Айдарбаевны кабул итәргә планлаштыра. Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтүенчә, яклар нефть-газ тармагында хезмәттәшлек буенча фикер алышырга планлаштыралар.

“Татнефть” 2004 елдан бирле “КазМунайГаз” белән хезмәттәшлек итә. Компанияләр арасында меморандум имзаланган. Җиһазлар белән тәэмин итү, чыганакларны эшләү тәҗрибәсен уртаклашу, углеводород чималын табуда һәм эшкәртүдә фәнни потенциалны бергә куллану өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү планлаштырыла”, - диде Лилия Галимова.

“КазМунайГаз” компаниясе Казахстанда табылган нефть һәм газ конденсатының гомуми күләменең 28 процентны тәэмин итә. Компаниянең магистраль нефть үткәргечләреннән илнең 65 процент нефте уза. 2018 елда компания 23,6 млн тонна нефть һәм 8,3 млн куб. метр газ конденсаты тапкан.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10