ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районында шепкән культурасын суктыра башлаганнар

10 июль 2019, 05:00 , Фото: Әлки хәбәрләре

Әлки районында шепкән культурасын суктыра башлаганнар Шепкән районда 1062 гектарда игелгән.

(Әлки, 10 июль, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районда шепкән (рыжик) культурасы урагына төшкәннәр. Бу бөртек суктыру комбайннарының урып-җыюга әзерлеген сынау. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Шепкән – кыйммәтле техник культура. Аңардан май сыктыралар. Дөрес, уңышы әллә ни зур түгел. Әмма аңа ихтыяҗ зур, бәясе дә кыйбат йөри. Ул районда 1062 гектарда игелгән. Шуның яртысын җыеп суктырганнар инде.

Районда маллар өчен 57 мең тонна сенаж салынган. Бу узган елның шул чорындагыдан ике тапкыр диярлек күбрәк.

Сенаж башта күпьеллык үләннән салына, ә хәзер катнаш бөртек чәчелгән мәйданнардан хәзерләнә. Механизаторлар һәр көнне 1,5-1,8 мең тонна яшел массаны базларга сала.

2550 тонна сыйфатлы печән хәзерләнде. Бу әлегә узган елның шул чорындагыдан бераз түбәнрәк күрсәткеч.

Тракторчылар пар җирләрен эшкәртүне дә активрак алып бара. Бер айдан бит көзге чәчү эшләре башланачак. Әлегә пар җирләренең 16 мең гектар эшкәртелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10