ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Арча районында көчле җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган

9 июль 2019, 21:08 , Фото: ГУ МЧС России по РТ

Арча районында көчле җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган Иртәгә район администрациясендә киңәшмәдә төзекләндерү сроклары турында сөйләшәчәкләр.

(Казан, 9 июль, "Татар-инфом"). Бүген Арча районының Ашытбаш авылында көч җил мәктәп түбәсен куптарып ташлаган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

"Бүген Арча районының Ашытбаш авылының Тукай урамында урнашкан Ашытбаш урта гомуми белем бирү мәктәбенең түбәсенең бер өлешен җил куптарган. Бу турыда 112 номерына 18.50 сәгатьтә хәбәр килде", - дип сөйләделәр ведомствода.

Урынга килгән коткаручылар ачыклаганча, түбәнең 60 квадрат метр өлешенә зыян килгән.

Иртәгә район администрациясе киңәшмә була. Түбәне төзәтү вакыты шунда билгеләнәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10