ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Татарстан җырчылары Ыссык-Күл Сабан туенда чыгыш ясаган

9 июль 2019, 21:33 , Фото: Бөтендөнья татар конгрессы

Татарстан җырчылары Ыссык-Күл Сабан туенда чыгыш ясаган Бу бәйрәм Бөтендөнья татар конгрессы, Россия Федерациясенең Кыргызстандагы илчелеге һәм Каракол шәһәре мэриясе ярдәме белән ундүртенче тапкыр уза.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Кыргызстанда Ыссык-Күл Сабан туенда Татарстаннан килгән җырчылар чыгыш ясаган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайты хәбәр итә.

Бәйрәмдә Татарстаннан килгән артистлар – Альбина Апанаева, Муса Камалов, шулай ук этник үзешчән төркемнәр чыгыш ясаган. Килгән кунаклар спорт ярышларында һәм уеннарда катнашкан, пылау һәм милли ризыклар белән сыйланган. Ә балалар өчен аттракционнар эшләгән.

Бөтендөнья татар конгрессы, Россия Федерациясенең Кыргызстандагы илчелеге һәм Каракол шәһәре мэриясе ярдәме белән 14 ел дәвамында Ыссык-Күлдә Сабан туе бәйрәме уздырыла. Бәйрәмгә Токман һәм Бишкәк шәһәрләреннән, өлкә районнырыннан кунаклар килгән.

Чара катнашучылар парады, Каракол шәһәре мэры А. Ж. Каниметовны сәламләве һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен уку белән башланган.

Бәйрәмдә “Татулык” оешмасы рәисе урынбасары Х. Ю. Шакировка Бөтендөнья татар конгрессының “Татар халкы алдындагы казанышлар өчен” медале һәм оешманың элеккеге рәисе Р. Р. Насыйбуллинга “Муса Җәлилнең 110 еллыгы” истәлек медале тапшырылган.

Бәйрәмдә шәһәр мэриясе һәм Кыргызстан Республикасының Ыссык-Күл өлкәсе Хакимияте вәкилләре, Кенеш депутатлары катнашкан. Бәйрәм “Туган тел” җыры һәм күмәк бию белән тәмамланган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10