ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Россия Үзәк Сайлау комиссиясе Татарстанда сайлауга әзерлекне уңай бәяләгән

9 июль 2019, 20:04 , Фото: Михаил Захаров

Россия Үзәк Сайлау комиссиясе Татарстанда сайлауга әзерлекне уңай бәяләгән Сентябрь аенда Татарстанда алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаячаклар.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Сайлау комиссиясе әгъзаларын әзерләүгә Татарстан җитди ресурслар биргән. Бу хакта Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Николай Булычев Мәскәүдә узган утырышта әйткән. Булычев Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең сайлауларга әзерлеген уңай бәяләгән. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе шул хакта хәбәр итә.

“Комиссия күпкә системалырак эшли, проблемалы хәлләрне чишүне һәм партияләр белән эшләүне профессионалларча алып бара башлады. Сайлау комиссиясе әгъзаларын әзерләүгә җитди ресурслар салынган. Кешеләрне хатасыз итеп, закон кысаларында эшләргә өйрәтү – бик мөһим”, - дидгән Булычев.

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауга әзерлек турында Россия Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов сөйләде. Аның сүзләренчә, яңартылган участок сайлау комиссияләренең 75 проценттан артыгы 11 сәяси партия һәм сәяси хәрәкәт вәкилләреннән тора.

Республиканың сайлау системасы хезмәткәрләре, Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары өчен масштаблы укыту уздырылган. Аерым алганда, 21 меңнән артык кеше укыган. Уку программасында сайлау законнарын гамәли яктан өйрәтү исәпкә алынган.

8 сентябрь көнне Татарстанда алтынчы чакырылыш республика Дәүләт Советы депутатларын сайлаячаклар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10