ҺАВА ТОРЫШЫ +7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Абхазиядә авариягә очраган Казан туристларын Сочи хастаханәсенә күчергәннәр

9 июль 2019, 21:50

Пицунда янында маршрут автобусы җиңел машина белән бәрелешкән.

(Казан, 9 июль, “Татар-информ”). Абхазиядә юл-транспорт һәлакәтенә очраган Казан туристларын Сочи хастаханәсенә күчергәннәр. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

“Зыян күргән хатын-кызлар Гагра шәһәренең үзәк хастаханәсеннән Краснодар крае Сочи шәһәренең №4 хастаханәсенә күчерелгән. Алар җентекле тикшерү узачаклар”, - дип сөйләделәр министрлыкта.

  • Абхазиядә автобус белән җиңел машина бәрелешү аркасында җиде росссияле зыян күрде. Алар арасында Казаннан килгән өч турист та булган.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10