ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

“Мәгариф” милли проектының онлайн-кабул итү бүлмәсе эшли башлады

9 июль 2019, 18:49

Август киңәшмәләре кысаларында сорауларга һәм җавапларга тулы анализны проект җитәкчесе – Россия мәгариф министры Ольга Васильева үзе үткәрәчәк.

(Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Быел Россиядә "Мәгариф" милли проектын гамәлгә ашыру башланды. Гражданнарны мәгариф өлкәсендә булган инициативалар һәм үзгәрешләр белән күбрәк таныштыру өчен онлайн-кабул итү бүлмәсе булдырылган. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Онлайн-кабул итү бүләмәсенә түбәндәге сылтама буенча узып була: https://projectobrazovanie.ru.

"Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру Россия мәгарифенең глобаль конкуренциягә сәләтен тәэмин итәчәк. Ресурс теләге булган һәркемгә «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча сораулар бирергә һәм тәкъдимнәр кертергә мөмкинлек бирәчәк. килгән һәр мөрәҗәгать эшкәртеләчәк, ә мөрәҗәгать итүчеләр җавапны электрон почтага алачаклар, диелә бу хәбәрдә.

Кире элемтәне милли проект администраторы тәкъдим итәчәк, ә август киңәшмәләре кысаларында сорауларга һәм җавапларга тулы анализны проект җитәкчесе – Россия мәгариф министры Ольга Васильева үзе үткәрәчәк. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10